Операциядән соң хастаханәдә булсынмы, өйдә тернәкләнүме яки олы яшьтәге кешеме – карарга кеше кирәк. Кемнәрдер чиратлап булса да моңа алына, берәүләр эштән китәргә мәҗбүр, өченчеләре исә караучы яллый. Махсус «сиделка» яллаудан ояла торган заманалар артта калып бара, хәзер бу – иң күп соралган хезмәтләрнең берсе. Авыру кешене карауның нечкәлекләре турында шул өлкәдә эшләүче Асия Газизова белән сөйләштек. Ул шулай ук тормыштан тәм табып яшәү серләре белән дә уртаклашты.
Асия апа, күптәннән авырулар карау белән шөгыльләнәсезме, ни өчен бу эшне сайладыгыз?
Әле 4 ел гына. Минем тормышта шундый чор булды – бер-бер артлы якыннарымны югалттым: иремне, кызымны, бертуган энемне, аннары әнине. Араларында еллар булса да, кайгы берьюлы ишелеп төшкән кебек булды. Әнине 9 ел карадым. Йөрми башлагач, үземә Мөслим районына, авылга алып кайттым. 2022 елда ул якты дөнья белән хушлашты. Болар барысы да күңелдә ниндидер авыр эз калдырды, бәлки, шуннан соң башкаларга ярдәм итәсем килгәндер.
Сез Чаллыга да Мөслимнән килеп эшлисез, алай кыен түгелме?
Юк, мин 17 яшьтән машина йөртәм. 3 категориям бар: В, С һәм дизельле электр погрузчигын йөртү хокукы.
Урында яткан авыруларны карау рухи яктан да авырдыр?
Алар энергияне суыра. Үзләрен хәтта кечкенә балалардан да көйсезрәк тоталар. Көне-төне карап торырга кирәк, йокы да туймый. Хастаханәләрдә дә карарга туры килә – анда кайчакта урын да юк: аяк очларына ятып алган чаклар да бар, идәндә дә йокларга туры килә. Мин, гадәттә, бер кешене генә тәрбиялим, бик сораган очракта, башкасына зыян килмәгәндә генә икесен дә алырга мөмкинмен. Мисал өчен, хастаханәдә ике авыру да бер бүлмәдә булгач, балалары бик сорады – риза булдым. Хәзер бер әбине тәрбиялим, ике тәүлек саен алмашып эшлибез. Бөтен энергиям шунда китә, хәлне ала. Минем өчен рекорд – бер авыруны 23 тәүлек буе хастаханәдә өзлексез карадым. Һәр пациентны үз йөрәгем аша уздырам. Кулымда җан бирүчеләр дә булды. Мин боларны бик авыр кичерәм – алар минем өчен якын кешегә әйләнә.
Туганнары аларның үлеменә әзер буламы?
– Әти-әнисенең аякка басуына өметләнүчеләр күп. Әле менә 86 яшьлек бик күркәм, тәртипле бабай бар иде. Аның йөрәгенә, үпкәләренә су җыелган иде, аппарат ярдәмендә генә сулады. Балалары аны да терелер дип көтте. Искә төшкән саен үземә дә бик кызганыч булып китә.
Сез бу хәлләрне күз яшьләре аша сөйлисез. Йөрәккә бик якын алганыгыз күренеп тора. Аннары үзегез энергияне кайдан аласыз?
Миңа тернәкләнү өчен берничә көн җитә. 80 яшьтән узган бер хатын вафат булды – мин барысын да тәртип буенча эшләдем: ашыгыч ярдәм чакырттым, полиция килде, фатирны җыештырдым, туганнарына хәбәр иттем – алар минем эшемнән канәгать иде. Инде ярты көн шул мәшәкатьләр белән узгандыр дип уйласам, нибары 40 минут үткән! Аннары машинама чыгып утырдым. Бер сәгатьләп тынычлана алмадым. Юлда җырны кычкыртып куйдым да җырлап кайттым. Бу авыр халәттән чыга белү бик мөһим: мин кышын ишегалдында кар өстеннән яланаяк йөрим, мунча да бөтен авырлыкны юып төшерә.
Авыруларны туганнарына карау тагын да авыррактыр?
Урында ята торган якыннарны үзегез карамагыз, дияр идём мин. Бу «бөтенләй онытыгыз» дигән сүз түгел – дөрес аңлагыз. Аларга игътибар, ярату кирәк. Ә карауны тәҗрибәле кешегә тапшырсаң, яхшырак. Чөнки инсульттан соң да, деменция булган очракта да картлар агрессив була, тыңламый. Алар иркәләнәләр, гимнастика эшләргә теләми, урыннан торырга карышалар. Ә якыннары аларны кызгана, каршы килә алмый. Алар белән катырак булырга кирәк – алайса дәвалануда алга китеш булмый. Мине инде алар ничек кенә атамыйлар – җәфалаучы, диләр (көлә), ә мин: «Әйдә, торабыз, әйдә йөрибез, әйдә үзең!» – дип торам.
Икенчедән, туганнары бөтен гомерен авыру карап әрәм итәчәк. Мин бит алмашынып эшлим – энергия тупларга, ял итеп алырга вакыт бар. Ә авыруның балаларына акча да эшләргә кирәк, чөнки урында яткан кешене карау арзанга төшми. Кайберәүләр атна буе караучы яллый, ялларда үзләре тәрбияли – бу да яхшы вариант. Мин әнине караганда да бер көн эшсез тормадым, әнием минем кайтканны көтеп тора иде – барысы да җайлы булды.
Өченчедән, тәҗрибә дә әһәмияткә ия. Мин бу өлкәдә инде күптән, хастаханәдә дә кайбер аппаратларны ничек кабызырга, тоташтырырга икәнлеген беләм. Мин моңа өйрәнгән. Минем машинада контейнерлар тулып ята, хастаханәгә кергәндә үзем белән 3-4 көнгә җитәрлек ризык ала барам. Зарланмыйм – болай да, ашап-эчеп, тәндәге майлар да калмады. Һәрнәрсәдә уңай якны күрергә тырышам.
Авыруларны юындырыру, подгузникларын алыштырыр өчен физик яктан да нык булырга кирәк.
Әйе. Умыртка баганасына зур көч килә. Гимнастика ясыйм, гәүдәне ныгытырга кирәк. Кайбер пациентлар бик авыр була. Бер ир-ат 150 кг авырлыкта, бер хатын-кыз 120 кг иде – алар белән бик кыен булды. Коляскага утыртып булганнары җиңелрәк, үзләре дә бераз булыша. Ә ятып торучыларын күтәрү, утырту авыр, аларга гел күз-колак булу мөһим – ялгыш хәрәкәт ясап, егылып китәргә мөмкиннәр. Картлар егылса, сөякләре тиз сына. Хастаханәдә мондый очраклар булды, шөкер минекеләр түгел. Кайберләре агрессив була, үзләре янына якын китертми. Аларның баш мие дә начар эшли башлый, ни эшләгәннәрен аңламыйлар. Мәсәлән, БСМПда бер ир-ат бөтен киемен салып ата иде, аннары караваттан төшмәкче була иде.
Ир-атларга әнисен, хатын-кызга әтисен карарга туры килсә дә, сезгә мөрәҗәгать итәләрдер?
Берсендә бер ир-ат төн уртасында шалтыратып ялынды: «Зинһар, килегез инде, ул бит минем әнием, мин аны ничек карыйм? Мин бит ир-ат!» – ди. Кызгандым, сүзен тыңладым. Әнисе өч көннән соң кулымда җан бирде…
Сез хастаханәдә дә авыруларны карыйсыз бит. Ә караучысыз булганнар бармы? Аларга кем ярдәм итә?
Берсендә хастаханә палатасында алты ир-ат ята иде. Берсен карарга мине ялладылар, калган бишесенә дә ярдәм итеп тордым. Барысы белән дә дуслашып беттек. Миңа йоклар өчен кушетка да табып китерделәр әле. Шулай, авырулар яки аларның туганнары белән, соңыннан да шалтыратышып, хәлләр белешеп торабыз.
Бу эштә уңай эмоцияләр бармы соң?
Әйткәнемчә, авыруларның баш мие начар эшли башлый. Аларның кайберләре үзләренең, хәтта хатыннарының исемен дә оныта. Кайберәүләре торып утыра да алмый, ә 3-4 атнадан соң үз аягында өенә кайтып китә. Менә бу миңа әйтеп бетерә алмаслык шатлык китерә. Әмма мондыйлар нибары 10 процент кынадыр.
Сез берәр статистика алып бармыйсызмы: кемнәр күбрәк инсульт кичерә, кемдә деменция, нинди һөнәр ияләре, нинди яшәү рәвеше алып барганнар?
Менә хәзер хисапчы булып эшләгән әбине карыйм. Анда деменция – хәтере дә юк инде, аяклары бөгелеп калган, тураймый, ул йөри алмый. Гомер буе утырып эшләгән. Инсульттан соң да сорыйм: «Син гомер буе эчеп, тартып йөргәнсеңдер?» – дим. Юк! Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар арасында инсульттан интегүчеләр күбрәк – бу минем күзәтүләр. Әле генә инсульт кичергән, аягында көчкә басып торучылар тырыша-тырмаша тәмәке тартырга чыга – үзен торгыза. Бу ни өчен шулай? Чөнки кибетләрдә химия сатыла, яхшы сыйфатлы азык-төлек аз.
Асия апа, шундый нәтиҗәгә килгәч, ничек тукланасыз?
Кәбестә салаты ясап ашыйм, камыр ризыкларына онның югары сортлысын кулланмыйм. Мисырдан кан тамырларын киңәйтә торган үләннәр алып кайттым – ул чүлдә генә үсә. Мин сәламәтлегемне кайгыртам, чөнки балалар кулына каласым килми, аларның азаплануын теләмим.
Шундый авырлыклар була торып та, бу эшне ташламыйсызмы?
Ни дисәң дә, бу – хезмәт, аның өчен акча түлиләр. Минем үз максатым бар – бөтен дөньяны күрәсем килә. Акча җыелу белән юллама алам. Кирәк вакытта алмашынып була, отпуск җиткәнен көтеп утырмыйм. Былтыр өч илдә булдым. Быел әлегә бер илгә генә бардым, тагын Петербургка билетлар алып куйдым. Үзем генә сәяхәт итәргә яратам. Миңа хәзер 58 яшь, беренче тапкыр диңгезне 54 яшемдә күрдем. Сочига барырга кыйммәт дип уйлый идём, шуңа алдан интернеттан эш табып куйдым – пешекче булып та эшләдем, ял да иттем. Әле тагын Геленджикка шәхси йортка пешекче итеп чакырдылар. Минем хәзер бөтен Россия буенча, чит илләрдә дә танышларым күп. Тик торырга өйрәнмәгәнмен – шул яшемә җитеп, кая гына эшләмәдем: таксида да, сыер савучы булып та, лаборант булып та, дипломсыз пешекче дә булдым. Ике «трудовой» туп-тулы. 55+ хатын-кызлар өчен үземнең блогымны алып барыр идём – минем аларга күрсәтер әйберләрем күп. «Мин паспортка карамыйча, үземә 35 яшь куйдым», – күңелем белән шулай хис итәм.