Доллар курсы төшүнең нәрсәгә йогынты ясаячагын әйттеләр

Доллар курсы кимү чит илләргә сәяхәт кылучыларга уңай йогынты ясап, сәфәр хакын берникадәр киметәчәк. Россия Туристлык индустриясе берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Чит кыйтгаларга сәфәр кылуга уңай йогынты ясаган факторларның берсе бу. Беренче кварталда сәфәр кылучылар саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 19 процентка артты”, – дигән ул.

Белгеч әйтүенчә, Якын Көнчыгыштагы кризистан соң хәлләр акрынлап җайлаша. Ул иң популяр юнәлешләр арасында Мисыр, Төркия, Кытай һәм Вьетнамны атап үткән.

“Әлбәттә, валюта курсы йогынты ясый. Әмма беренче чиратта самолётларның очуы кирәк бит әле”, – дип билгеләп үткән Барзыкин.

Ул шулай ук, транспорт мөмкинлекләре арту сәбәпле, БДБ илләренә сәяхәт кылучылар саны артуга игътибарын юнәлткән.

“Алары якынрак: очмыйча гына, поездга, электричкага утырып барырга мөмкин. Россия туристларының 40 проценты чамасы әлеге юнәлешне сайлый. Беларусь, Абхазия, Казахстан, Үзбәкстанны”, – дип аңлатып үткән Барзыкин.

Ул шулай ук, чит илгә баргач, туристлар долларның арзанаюын тоярмы-юкмы, дигән сорауга да җавап биргән.

“Тоячаклар, чөнки сумнарын долларга әйләндереп, доллар белән түлиләр. Ә хәзер сум долларга отышлырак шартларда алыштырыла”, –дип йомгак ясаган ул.

Сүз уңаеннан, бүген доллар курсы 2023 елның 6 декабреннән беренче тапкыр 69,92 сумга кадәр төшкән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.