Татарстан эскроу счетлар кулланып торак төзү буенча иң актив тиөбәкләр өчлегенә кергән

Эскроу счетлар кулланып, шәхси торак төзелешен үстерү буенча Татарстан илнең иң актив төбәкләреннән берсе булып кала.

ДОМ.РФ аналитика үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, төзелә торган йортларның гомуми мәйданы буенча республика (218 мең квадрат метр), Мәскәү (658 мең квадрат метр) һәм Ленинград (231 мең квадрат метр) өлкәләреннән генә калышып, Россиядә өченче урынны биләгән.

Татарстанда шәхси йортның уртача мәйданы 105 квадрат метр тәшкил итә, бу Россиядәге уртача күрсәткечкә якын (107 квадрат метр).

Йорт төзүнең уртача бәясе 6,9 миллион сум дип бәяләнә, бу Мәскәү һәм Ленинград өлкәләренә караганда арзанрак (9,1 миллион сум), әмма Краснодар төбәге (5,8 миллион сум) һәм Башкортстанга (6,1 миллион сум) караганда бераз кыйммәтрәк.

Төзелеш күләме буенча иң зур төбәкләр унлыгына шулай ук Башкортстан Республикасы, Краснодар төбәге, Иркутск, Ростов, Әстерхан, Төмән һәм Новосибирск өлкәләре кергән. Бу төбәкләргә 2,1 миллион квадрат метр торак туры килә.

Эскроу системасы килешүләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итә. Торак сатып алучының акчалары махсус счетта саклана, ул подрядчыга төзелеш тәмамланганнан һәм милек хокукын теркәгәннән соң гына күчерелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.