Тәтеш районыннан Татьяна Спирина «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабында җиңү яулады.
Ярышлар 21 һәм 22 июльдә Мордовия Республикасында узды. Сынаулар ике өлештән – теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик күнекмәләрне күрсәтүдән торган. Конкурста катнашучылар комплекслы биремнәрне көндәлек ветеринария практикасына якын шартларда башкардылар.
Сүз уңаеннан, Татьяна Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә фельдшер-серолог булып эшли.
«Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесе «Кадрлар» илкүләм проектына керә һәм белгечләргә үз осталыкларын күрсәтергә, шулай ук Россиянең төрле төбәкләрендәге хезмәттәшләре белән тәҗрибә һәм белемнәре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә.