Православие дине вәкилләре Казан Мәрьям Ана иконасы бәйрәмендә Тәре йөреше чарасында катнаша.
Традиция буенча тәре йөреше иртәнге 7.30да Казан Кремленең Благовещение соборы диварлары янында башланды. Йөреш Казан Богородица монастыренда тәмамланачак.
Быел Казанга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Кабат килде. Патриарх гыйбадәтләре 10.00 сәгатьтә Казан Богородица монастыре территориясендә урнашкан Никола Тульский храмында башлана.
Кич белән, 18.00 сәгатьтә, Казанның «Елмай» паркында җырчы Вика Цыганова, Мәскәүдән «Покров» төркеме һәм Элеонора Калашникова җитәкчелегендәге рус җыры ансамбле катнашында бәйрәм уңаеннан концерт була. Концертка керү ирекле.