Табиб күкрәктә яман шешнең бик тиз азуы билгеләрен атап үтте

Күкрәктә яман шешнең бик тиз азуын кайбер билгеләре күрсәтергә мөмкин. Акушер-гинеколог Елена Близнюк «Лента.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, сөт бизләренең кызаруы һәм кызышуы, шәмәхәрәк төскә керүе көчле ялкынсыну турында сөйли.

Табиб чирнең башка билгеләре арасыннан күкрәктәге төерчекләрне, кинәт авырту һәм чәнчү, күкрәкнең үлчәме яки формасы үзгәрү, тиресе купшаклану, кан сүле килү, кулларны күтәргәндә тиресендә чокырчыклар пәйда булуны атап үткән. Шулай ук култык астындагы, умрау сөягенең өсте һәм астындагы лимфа төеннәре үсүгә, җәрәхәтләр барлыкка килү, күкрәктә кан тамырлары бүртеп чыгуга игътибар итәргә кирәк, дип басым ясап әйткән Близнюк.

Мондый билгеләр пәйда булган очракта, кичекмәстән табибка күренергә кирәк, дип кисәткән акушер-гинеколог.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.