Сарманда Хәбибуллиннарны алтын туйлары белән котладылар

Сарманда Хәбибуллиннарны алтын туйлары белән котладылар

Сарманда яшәүче Мәхсүт һәм Суфия Хәбибуллиннарның гаилә корып яши башлауларына 50 ел булган.

Алтын юбилярларны бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләме, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, туганнары, якыннары да тәбрик сүзләре җиткерделәр, сәламәт тигез гомер теләделәр.

Мәхсүт абый гомер буе “Сельхозтехника” берләшмәсендә хезмәт куйды. Ә Суфия апаның хезмәт еллары РУЭС белән бәйле. Халыкны чыбыклы элемтә белән тәэмин иткән еллары аеруча нәтиҗәле. Хәбибуллиннар ике бала – бер ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. 5 онык һәм 1 оныкчыклары куанычы белән яшиләр.