Лаеш районында яңа автомобиль юлы төзеләчәк. Ул Казанны һәм башка шәһәрләрне «Казань-Марина» туристлык зонасы (2027 елда Лаеш районында төзелә башлаячак) белән тоташтырырга тиеш. Министрлар Кабинетының бу җәһәттән боерыгы имзаланган да инде.
Биредә IV категорияле, ике полосалы юл салачаклар. Озынлыгы – 5,8 чакрым тирәсе. Төгәл озынлыгы проектлау барышында билгеләнәчәк. Яңа юл Татарстан бюджеты хисабына булдырыла. Төзелеш зонасына Лаеш шәһәре тирәсендәге җир кишәрлекләре эләгә.
Яңа юлның туристлык зонасына баручыларга уңайлылык тудырып, кунаклар һәм инвесторларны күбрәк җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәге күздә тотыла.