Дәүләт Думасы кредитлар турында мәҗбүри хәбәр итү турындагы законны караячак

РФ Дәүләт Думасы бүген узачак пленар утырышта банкларны һәм микрофинанс оешмаларын гражданнарга кредит килешүенә кул кую турында хәбәр итәргә мәҗбүр итүче закон проектын икенче укылышта караячак.

Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте, дип яза «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, инициатива кешеләрне финанс мошенникларыннан өстәмә яклау мөмкинлеге бирәчәк. Закон проекты нигезендә, кредит оешмалары клиентларга заемщикның контакт мәгълүматлары яки «Дәүләт хезмәтләре» аша 15 минут дәвамында алар исеменнән кредит килешүләре имзалану турында хәбәр итәргә тиеш булачак.

Володин билгеләп үткәнчә, закон кабул ителү кредитларны җинаять юлы белән рәсмиләштерү куркынычын киметәчәк. Ул шулай ук 2021 елдан Дәүләт Думасы тарафыннан кешеләрне мошенниклардан яклау буенча 18 федераль закон кабул ителүен искәртте.