Татарстанның атказанган артисты Алия Төхвәтуллина социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә сөенечле яңалыгын әйтте: озакламый аларның гаиләсендә ишәю көтелә.
Исегезгә төшерәбез: Алия ире – Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин белән Алим исемле ул үстерә. Аңа әле күптән түгел генә 2 яшь тулган.
– Без сине инде бик тә яратабыз һәм көтәбез! Менә шундый яңалыгыбыз бар, – дип язган Алия һәм йөкле булуы сизелеп торган видеосын урнаштырган. Гаилә пары сөенечләренең башка нечкәлекләре турында әлегә хәбәр итмәгән, – яза «KazanFirst».
Исегезгә төшерәбез: Алия Төхвәтуллина, Казандагы концерты вакытында сәхнәдә кинәт үзен начар хис иткәнлектән, концертларын үткәрмәячәге турында хәбәр иткән иде. Ул чагында концертны ире Ришат Төхвәтуллин тәмамлаган. Җырчыга залда утыручы табиблар ярдәм иткән. Берничә көннән соң ул сәламәтлегенә бәйле рәвештә концертлар уздырмаячагы турында белдергән.