KazanForum да дөньяның 93 иленнән катнашачаклар

12-17 майда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумынында дөньяның 93 иленнән, Россиянең 63 төбәгеннән катнашу теләген белдергәннәр. Бу хакта Мәскәүдә узган матбугат очрашуында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.

«20 апрельгә алынган мәгълүматларга, быелгы форумда дөньяның 93 иленнән, Россиянең 63 төбәгеннән катнашу теләген белдергәннәр», – диде ул.

Талия Миңнуллина әйтүенчә, иң зур делегацияләр Төркия, Индонезия, Малайзия, Әфганстан, Сенегал, Үзбәкстан, Нигерия, Мисыр, Гана, Пакъстан кебек чит илләрдән, Киров, Волгоград, Әстерхан өлкәләре, Карачай-Черкес, Кабарда Балкар республикалары кебек ил төбәкләреннән киләчәк дип көтелә. «Әлегә форумга теркәлү дәвам итә. Шуңа күрә катнашучыларга бәйле тәгаен саннар соңрак билгеле булачак», – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.