Россиянең халык артисты Лариса Долина «Голоса» дигән яңа җырын һәм шул ук исемдәге клипны дөньяга чыгарырга әзерли. Бу җыры – шәхси характерда, һәм ул авыр вакытта үзенә теләктәшлек белдерүчеләргә багышланган.
«Яңа җырым – аны әле беркемнең дә ишеткәне дә юк – «Голоса» дип атала. Аңа клип төшердек. Бүгенгә минем өчен бик мөһим җыр бу. Анда мин авыр вакытларда хәлемә кергән кешеләргә мөрәҗәгать итәм», – дип сөйләп үткән ул «ТАСС» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Долина әйтүенчә, биредә сүз социаль челтәрләрдә теләктәшлек сүзләре язып калдырган дус-ишләре, коллегалары һәм тамашачылары турында бара.
«Бу җыр – теләктәшлек белдерүчеләремә рәхмәтем ул», – дип йомгак ясаган артист.