Росстандарт бодай оныннан ак икмәккә яңартылган дәүләтара стандартны раслады, ул Россиядә 2026 елның 1 апреленнән гамәлгә керәчәк. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.
Документ Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан белән берлектә кабул ителгән.
Яңа регламент бөтен килеш тә, киселгән килеш тә җитештерелә торган икмәккә кагыла. Аның стандарт авырлыгы 0,5 кгнан артык булырга тиеш, әмма җитештерүчеләргә заказчы белән килешү буенча 350 граммнан башлап икмәк чыгарырга рөхсәт ителгән. Икмәкнең йомшак, яхшы пешкән булырга, ә тышкы ягында 1 смдан киңрәк ярыклар булмаска тиеш.
Документ шулай ук төрле сорт он өчен дымлылык һәм әчелекнең чик күрсәткечләрен билгели. Мәсәлән, югары сортлы формалы икмәкнең дымлылыгы 44% белән чикләнгән.
Яңа кагыйдәләр буенча, төрмәгән икмәкнең тәкъдим ителгән яраклылык вакыты 24 сәгать, ә төрелгән икмәкнеке өч тәүлеккә кадәр сакларга ярый. Шул ук вакытта, сатуның соңгы вакытын хәзер җитештерүче завод үзе, кулланылган технологияләргә һәм төрү материалларына карап билгеләргә хокуклы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.