Марафонда 17 комплект медаль һәм 800 мең сумлык гомуми акчалата приз уйнатылачак. 59 нчы Казан чаңгы марафоны 7 мартта Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында уза. Бу хакта бүген Казан мэриясендә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан шәһәренең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде.
Быел беренче тапкыр марафонда БРИКС+ муниципалитетлары ассоциацияләре катнашучылары йөгереше оештырыла. Биредә сүз Мисыр, Алжир, Марокко, Азәрбайҗан һәм Казахстан спортчылары турында бара. Алар 400 метр ара узарга тиеш булачак.
Гарипов белдерүенчә, программада өч дистанция – 5 км, 30 км һәм 50 км. Ярышларны 15 судья һәм 30 волонтёр күзәтәчәк.
–Бөтен Россиядән 600 дән артык спортчы марафонда катнашырга теләк белдергән. Быелгы марафонның төп кунаклары Олимпия чемпионы Сергей Устюгов – 30 км дистанциядә, ә дөнья чемпионаты призеры Глеб Ретивых 50 км дистанциядә катнаша, –диде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе.
Ярышларда катнашырга теләге булган, ләкин теркәлү узмаганнарга ашыгырга кирәк. Чөнки бүген – теркәлүнең соңгы көне.