Бүген Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстанда «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә республика рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Балаларга бүләкләрне Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Ләйлә Фазлыева уңышлар теләде. «Сезгә иҗади илһам, кызыклы вакыйгалар, якты тәэсирләр телим. Һәрвакыт югарылыкта булыгыз. Янәшәгездә ярдәм итә алырлык якыннарыгыз – әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз, укытучыларыгыз, остазларыгыз булуын тоеп яшәгез», – диде вице-премьер.
Быел махсус дәүләт стипендияләре 21 мәртәбә бирелә. Бу матур гадәт 2006 елда, Татарстан җитәкчелеге фестивальдә җиңүчеләргә ярдәм итү турында карар кабул иткәннән соң барлыкка килде. Бу вакыт эчендә 583 катнашучы Рәис стипендиатлары булган. Моннан тыш, премияләрне 1 дәрәҗә лауреатлар әзерләгән остазлар да ала.
Бүләкләү тантанасында катнашкан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, үз чиратында, матур гадәт буенча Халыкара балаларны яклау көнендә без сезнең белән ел саен очрашабыз, дип билгеләп үтте.
– Сез барыгыз да безнең дөньяны, республикабызны, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын бизисез. Ел дәвамында тырышып эшлисез, иҗат итәсез. Бүген исә куйган зур хезмәтегезнең нәтиҗәсен күрәсез. Әлеге фестиваль ярдәмендә республиканы федераль дәрәҗәдә таныттыгыз. Сезгә карап, без
горурланабыз һәм сокланабыз, – диде министр.
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова исә талантлы балаларның шул кадәр күп булуын күреп шатлануын җиткерде.
– Республика районнары буенча йөргәндә, беренче чиратта балаларга иҗат һәм спорт белән шөгыльләнергә урын бармы-юкмы икәнен тикшерәбез. Бүгенге көндә Татарстанда балаларны төрле яклап үстерүгә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, бары тик ялкауланмаска гына кирәк. Җәйге ялларны матур итеп үткәреп, яңа көч туплап килегез, – диде Захарова.
Җиңүче балалар белән дә аралаштык. «Вокал-соло» номинациясендә җиңүче Рөстәм Хөсәинов сөйләвенчә, бүген аның өчен дулкынландыргыч көн, чөнки Рәис стипендиясенә ул өченче тапкыр лаек булган.
– Бу – бик дәрәҗәле, зур бүләк. Мондый бүләкне алу – еллар дәвамында тырышып эшләүнең нәтиҗәсе, – диде Рөстәм.
Әтнә районыннан килгән «Нур» вокаль ансамбле җитәкчесе Альбина Зәйнуллина сүзләренчә, 12 ел фестивальдә катнашуга карамастан, алар быел гына 1 нче урынга лаек булганнар.
– Ансамбльдә район үзәгенә якын булган авыллардан да балалар бар. Барлыгы 15 бала белән шөгыльләнәбез. Башка елларда 2 нче, 3 нче урыннар алдык. Быел, ниһаять, безгә дә уңыш елмайды, Рәис стипендиясенә лаек булдык, –диде Альбина Зәйнуллина.
Актёрлык осталыгы мәктәбе белән җитәкчелек итүче Гөлнара Качалованың бүген ике укучысы «Конферанс» номинациясендә Рәис бүләгенә лаек булды. Казаннан Михаил Курносов кечкенәләр төркемендә җиңсә, Биектау районыннан Арслан Хәбибуллин исә 10–15 яшьлекләр арасында уңышка ирешкән.
– Безнең мәктәпкә йөрүче балалар – ел саен «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә җиңүчеләр рәтендә. Михаил Курносов өченче ел рәттән Рәис стипендиясенә лаек булды. Аны инде республикада танылган алып баручы дип тә атап була. Ул – кечкенәләр төркемендә бердәнбер җиңүче. Ә Арслан Хәбибуллин өч ел фестивальдә катнаша, беренче елда 3 нче урын алды, икенче елда 2 нче урынга күтәрелде. Быел исә ул – 1 нче урында, – диде Гөлнара Качалова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.