Керемгә кайсы очракта салым түлисе юк икәнен әйттеләр

«Физик затларга милекне мирас итеп алганда, хосусыйлаштырганда, якын туганыннан бүләк буларак яки рента килешүе буенча алганда, бердәнбер торакка өч ел хуҗа булып торганда, салым декларациясе тутырырга кирәкми. Калган барлык очракта да милек бер кешедә биш ел һәм аннан да күбрәк вакыт теркәлгән булырга тиеш», – диде Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

Аның әйтүенчә, күпме вакыт хуҗа булып торуга карамастан, бәясе 1 миллион сумга кадәр милек һәм 250 мең сумга кадәр транспорт чаралары өчен дә салым салынмый. «Әмма бу сату-алу килешүенә теләсә нинди бәя язарга ярый дигән сүз түгел. Салымчылар милекнең кадастр бәясен исәпкә ала», – диде Марат Сафиуллин.