Түбән Кама, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы» игълан ителде.
Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус кушымтасында хәбәр ителә.
«Игътибар! Түбән Кама, Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде. Иминлек чараларын күрергә кирәк», — диелгән хәбәрдә.