Ел башыннан Татарстанда 3249 кеше талпан кадалып хастаханәләргә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Узган ел белән чагыштырганда 1,6 тапкырга кимрәк бу. Тикшерелгән талпаннарның берсендә талпан энцефалиты табылган. Әмма ул зыян күрүчегә Татарстанда түгел, Чиләбе өлкәсендә кадалган. 105 талпанда боррелиоз табылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.