Пенсионерлар май аеның пенсияләрен вакытыннан алда алачак

Вакытыннан алда түләү айның 1-4 көннәрендә банк аша акча алган пенсионерларга кагылачак.

Гариза бирергә кирәкми: пенсияләр һәм Социаль фондның башка түләүләре автоматик рәвештә күчереләчәк.

«Россия почтасы» аша алучылар өчен график та үзгәрешсез кала.

Банк аша түләүләр гадәти графикка 5 майдан кайтачак.