Татарстан халкын һава торышындагы кискен үзгәрешләр турында кисәттеләр

3 июньдә төнлә, иртән һәм көндез Татарстанда көчле яшенле яңгырлар, секундына 17 метр тизлектәге җил, шулай ук томан көтелә.

Һава торышының кискен начараюы сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астына качмаска кирәклеген искәртә. Урамга чыкканда сак булырга, балаларны караучысыз калдырмаска, шулай ук өлкәннәргә һәм авыруларга игътибарлы булырга киңәш ителә. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, 112гә шалтыратырга кирәк.