Индонезия тышкы эшләр министры эш сәфәре белән Казанга килде

Индонезия тышкы эшләр министры Сугиано эш сәфәре белән Татарстанга килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан халыкара аэропортында аны республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев каршы алды.

Индонезия тышкы эшләр министры 17-19 июньдә Казанда узачак АСЕАН саммитында катнашачак.