Татарстанда бушлай йөгерү үзәкләре пәйда булачак

Бөтенроссия Җиңел атлетика федерациясендә массакүләм спорты үстерүгә һәм сәламәт тормыш рәвешен булдыруга юнәлдерелгән проектның гамәлгә ашырыла башлаячагын әйткәннәр.

Ул 2036 елга кадәр җиңел атлетиканы үстерү стратегиясенең бер өлешенә әйләнгән. Федерация рәисе Пётр Фрадков билгеләп үткәнчә, проект нәкъ менә йөгерүне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Спорт сөючеләргә ике дистәдән артыграк шәһәрдә, шул исәптән Татарстанда бушлай йөгерү үзәкләре пәйда булачак. Алар йөгерү өчен уңайлы урыннарда урнаштырылачак. Тиз төзелә торган конструкцияләрдән корылган биналарда душ, киенү-чишенү бүлмәләре, саклау камералары, күнегүләр өчен заллар булдырылачак. Бинаның тирә-юнендә дә резина түшәмәле йөгерү юлларын ясау күздә тотыла.