Ябыктыра, шикәр һәм холестеринны төшерә: табиб даруга тиң продуктны атап үтте

Кандагы шикәр, холестерин микъдарын көйләү, шулай ук бил тирәсенә утырган майдан әкренләп кенә котылу өчен нәрсә ашарга? Медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог Сергей Вялов үзенең блогында шул сорауга җавап биргән, дип яза «Российская газета».

Табиб әйтүенчә, соңгы фәнни тикшеренүләр аш-су әзерләүдә меңнәрчә еллар буе кулланылып килгән тәмләткечләр һәм үләннәрнең матдәләр алмашы өчен, ябыгу өчен файдалы булуын раслаган.

Белгеч, аерым алганда, шалфейга, бөтнек, куркумага игътибар иткән. Дарчин (корица) һәм кара әнис (тмин) тә – шушы ук исемлектә.

Әлеге тәмләткечләрне көн саен аш-су әзерләгәндә кулланган очракта, матдәләр алмашын көйләргә мөмкин, дип басым ясап әйткән Вялов. Ул тәмләткечләрнең эчәклектәге микрофлорага аеруча уңай йогынты ясавын билгеләп үткән.

«Алар бактерияләрнең файдалы төрләре өчен азык, ягъни пребиотик булып тора. Пребиотиклар исә метаболизмны җайга сала. Шулай ук ялкынсынуга каршы үзенчәлекләргә дә ия», – дип аныклап үткән табиб.

Ул шулай ук тәмләткечләрне аш-суга күпме кирәк – шул күләмдә кулланырга киңәш иткән.

«Дару түгел, әмма ризыкка бераз өстәү максималь дәрәҗәдә файда китерә», – дип язган табиб.

Ул шулай ук тәмләткечләр куллануның колбаса һәм эшкәртелгән башка продуктларга тартылуны киметүен искәрткән.

«Дөрес» туклану дигәндә, күпләрнең күз алдына төче, тәмсез ризык килеп баса. Әмма бу – ялгыш фикер. «Дөрес» ризыкка тәм кертүнең бернинди дә авырлыгы юк: тәмләткечләр генә өстисе», – дип йомгак ясаган Сергей Вялов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.