Май ае пенсиясенең вакытында алдан биреләчәген әйттеләр

Май бәйрәмнәре якынлашу сәбәпле, пенсионерларның бер өлеше акчаны вакытыннан алда алачак.

“Татар-информ”, Дәүләт Думасының, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

“Россиядә пенсияләрнең бер өлеше 1еннән 3 нче числога кадәр түләнгәнлектән, балаларга бердәм пособие түләү өченче числога туры килгәнлектән, бу түләүнең барысы да 30 апрельдән соңга калмыйча хәл ителәчәк”, – дигән Бессараб. Шулай итеп, гадәттә 1еннән 4енә кадәр банк аша пенсия алучыларга бүген акча киләчәк. Биредә сүз пенсияләрнең барлык төрләре: иминият, социаль, картлык буенча, инвалидлык буенча пенсияләр турында бара. Акча автомат рәвештә күчерелә.

Шулай ук өченче числога кадәр түләнелә торган 17 яшькә кадәрге балаларга, йөкле хатын-кызларга бердәм пособие, яшь ярымга кадәрге баланы караучыга, шулай ук чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең баласына пособие 30 апрельдә түләнелә. Банк аша акча күчерү тәртибе 5 майда гадәттәге графигына кире кайта. Пенсиясен “Россия почтасы” аша алучылар исә түләүне гадәттәгечә алачак. Почтальоннар 2-3 майда акчаны өйгә китерә башлаячак. Түләүне почта бүлекләрендә дә шушы көннәрдә алып булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.