Бүгенге көндә Казанда 70 яшүсмерләр клубы эшли. Ә анда даими рәвештә шөгыльләнүчеләр саны 2025 ел нәтиҗәләре буенча 20 меңнән артып киткән.
Яшьләрнең үзгәреп тора торган ихтыяҗларын өйрәнү клубларның үсеш стратегиясенә төзәтмәләр кертергә һәм аларга яңа аудитория җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Бүген «эшлекле дүшәмбе»дә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков берләшмә эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
«Җәй бездә күптән инде ял вакыты булудан туктады, туристлар агымы арта, шәһәрдә бик күп чаралар үткәрелә, безнең барлык учреждениеләр дә үсә барган йөкләнеш белән эшли. Һәм, һәрвакыттагыча, безнең яшүсмерләр клубларында эш туктамый. Өч ел элек без аларны массакүләм рәвештә тәртипкә китерә башладык. Шәһәр мэры Илсур Метшин безгә биналарны яңарту гына түгел, бу клубларның эшен яңадан карап чыгу бурычын куйган иде», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Дмитрий Хвостиков сүзләренчә, «Яшүсмер» берләшмәсе – Россия яшьләр сәясәтенең иң эре учреждениеләренең берсе. Ике елдан ул 40 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Исегезгә төшерәбез: өч ел элек шәһәрдә яшүсмерләр клубларын масштаблы яңарту башланды. Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет «Яшүсмер» МБУ җитәкчелеге белән берлектә төп өстенлекләрне билгеләде һәм кайбер яңалыкларны кертте. Менә инде ике елдан артык клублар атнасына 7 көн кичке тугызга кадәр эшли, җәй көне дә эшчәнлеген туктатмый. Бүген клубларга балалар һәм яшүсмерләрдән тыш студентлар, эшләүче яшьләр һәм яшь әниләр даими йөри.
– Чыннан да, ялларсыз һәм кичкә кадәр эшкә күчү кыю карар иде, әмма нәтиҗәләр безне сөендерә генә. Мин моны тагын да активрак пропагандаларга кирәк дип саныйм. Әлегә кадәр безнең яшүсмерләр клубларының мөмкинлекләрен аңлап бетермәгән кешеләр бар: аларда күп юнәлешләрнең бушлай булуын белмиләр, – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.
Дмитрий Хвостиков билгеләп узганча, «Яшүсмер» берләшмәсе җитәкчелеге шәхсән үзе клубларда, паркларда һәм ишегалларында даими нигездә яшьләр белән әңгәмә алып бара, аның нәтиҗәләре буенча клубларда үзгәрешләр һәм яңалыклар стратегиясе төзелә, яңа юнәлешләр эшли башлый һәм яшьләр өчен кызыклы чаралар үткәрелә.
Шуны да әйтергә кирәк, 2024 елдан «Яшүсмер» берләшмәсе директоры һәм клуб җитәкчеләре балигъ булмаганнар эшләре буенча шәһәр һәм район комиссияләре составына кергән. Район администрацияләре ярдәмендә бу ведомствоара хезмәттәшлекне җайга салырга, исәпкә куелган яшүсмерләрне клубларга адреслы чакырырга мөмкинлек биргән. Нәтиҗәдә төрле төрдәге исәптә торучы 74 балигъ булмаган бала, шулай ук күптән түгел исәптән төшерелгән 10 яшүсмер даими нигездә түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөри башлаган.
– Барыгызны да 1 июньдә – Халыкара балаларны яклау көнендә «Елмай» паркында узачак бәйрәм чараларына чакырасым килә, анда инде икенче ел рәттән «Без син булган җирдә!» дип атала торган мәйданчык эшләячәк. Бу көнне шәһәрнең барлык 70 клубы бер урында тупланачак һәм үз иҗатын шәһәребез халкына бүләк итәчәк, – диде Дмитрий Хвостиков.