31 мартта Камал театрының Универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак. Калеб инде тулы бер буынны халыкка таныткан иде.
Алар арасында Тинчурин театры оркестрының баш дирижеры Ильяс Камал, композиторлар Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, шагыйрә, драматург Резедә Гобәева исемнәре бар.
Бу юлы «Калеб. Яңа сулыш» концерты яңа исемнәрне тәкъдим итә. Әлбәттә, аларның кайберләре безгә инде таныш. Алмас Хөсәенов, Динар Шәрәфетдинов, Руслан Габбасов, Аделина Закирова, Илзирә Сираҗиева, Дания Нәгыйм, Азат Вәлиев һ.б. чыгыш ясаячак. Яшьләрнең барысы да профессиональ белемле. Арада Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге консерваторияләрдә укучылар да бар. Алар тамашачыга үз иҗат җимешләрен тәкъдим итә, классик әсәрләр, шулай ук заманчалары да яңгыраячак. Бүген проектка әзерлек хакында матбугат конференциясендә журналистларга сөйләделәр. Проектның кураторы Лилия Гәрәева сүзләренә караганда, беренче тапкыр премьера буларак моно-балеттан өзек тә күрсәтеләчәк.
Чараның режиссёры – композитор, Тинчурин театры оркестрының баш дирижеры Ильяс Камалов. Ул: «Калеб. Яңа сулыш» концерты жанрлар һәм стильләр ягыннан бик бай булачак. Моңа кадәр без проектларда күбрәк җыр юнәлешенә игътибар итә идек. Бу юлы инструменталь әсәрләр, хореография, опера юнәлеше дә керә. Халык җырлары да, хәзерге вакыттагы актив композиторлар иҗаты да яңгырый», – дип белдерде.
Концертның сценарий авторы Рүзәл Мөхәммәдиев: «Дөньяны, мәдәниятне дә яшьләр үзгәртә һәм алга этәрә. Чөнки алар заман сулышын тоеп, бар нәрсәне күңелгә сеңдереп яши. Без тамашачыга талантлы яшьләрне күрсәтергә тиеш», – дип саный. Бу юлы проектта тәүге тапкыр яшь, сәләтле рәссамнар да катнаша. Аларның картиналарыннан Камал театры фойесында күргәзмә оештырылачак. «Калеб» сәнгатьнең әлеге төренә дә игътибар иткән икән, димәк, киләчәктә яшь рәссамнар арасыннан да халыкка яңа исемнәр ачылыр, дигән өмет бар. Проектны башлап йөрүчеләр: «Калеб»нең миссиясе – сәләтле яшьләрне берләштерү, аларга үзара аралашу мөмкинлеге тудыру», – дип белдерә. Оештыручылар тамашачыларны концертта көтеп кала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.