Кобяков саммит уңаеннан Казан халкына: «Безне каты сүкмәгез»

Россия Президенты ярдәмчесе Антон Кобяков Казанда Россия – АСЕАН саммитына әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде. Бу хакта ул журналистлар белән аралашканда әйтте.

Антон Кобяков республикада яшәүчеләргә, Татарстан Хөкүмәтенә һәм шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка кунакчыллык һәм халыкара чараны оештыру өчен рәхмәт әйтте.

Россия Президенты ярдәмчесе сүзләренә караганда, хәрәкәтне чикләү һәм урамнарны ябуга бәйле вакытлыча кыенлыклар зур әзерлек програмамсының бер өлеше булып тора. «Казан халкына безне артык сүкмәүләрен үтенәбез. Без, чынлыкта, бик күп эш башкарабыз. Саммитны үткәрү урыны итеп Казанны сайлау очраклы түгел», – диде Антон Кобяков.