Августта тупланма пенсия артачак

Августта индексациядән соң тупланма пенсиянең уртача күләме аена якынча 1,8-1,9 мең сум тәшкил итәчәк.

Бу турыда РИА Новостига Социаль анализ һәм фаразлау институтының әйдәп баручы хезмәткәре Виктор Ляшок хәбәр иткән.

Россиянең социаль фонды 2026 елның 1 августыннан россиялеләрнең пенсия тупланмаларын 17,3 процентка арттырачак. Хәзерге вакытта тупланма пенсиянең уртача күләме аена 1 600 сум тәшкил итә.

Ляшок сүзләренчә, түләүнең төгәл күләме эш бирүчеләрнең кертемнәренә бәйле. Бу акчалар 2002 елдан 2013 елга кадәрге чорда рәсми иминият акчалары хисабына формалашкан. 2014 елдан тупланма пенсиягә яңа түләүләр туктатылган. Сумманы кертемнәр яки ана капиталы акчалары аша мөстәкыйль рәвештә арттырырга мөмкин иде.

Ир–атлар тупланмаларга 60 яшьтән, хатын-кызлар – 55 яшьтән керә ала. Әгәр счеттагы гомуми акча 439 776 сумнан кимрәк яисә тигез булса (2026 ел лимиты буенча), аны бер мәртәбә түләячәкләр. Лимитны узган очракта гомерлек айлык түләү билгеләнәчәк, дигән эксперт

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.