Белгечләр үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча Түбән Камада һаваның пычрануы теркәлмәде, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә шәһәр мэры Радмир Беляев.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) һәм «Түбән Кама Нефтехим» белгечләре Вахитов урамында, шулай ук Төзүчеләр һәм Вокзал урамнары чатында һаваның сыйфатын тикшерде. Түбән Каманың торак зонасында, Прости авылы һәм Төзүчеләр бистәсе районында автоматлаштырылган постлар өстәмә мониторинг үткәрә.
«Һаваны пычрата торган матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациядән артуы теркәлмәгән... Гамма-фон шулай ук норма чигендә», — дип язган Беляев.
Белгечләр һаваның сыйфатын тәүлек буе контрольдә тота, дип искәртте ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.