Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кыр эшләренең яңа этабына – урак кампаниясенә әзерләнә. Уракны июльнең икенче яртысында башларга планлаштыралар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интертат» хәбәр иткәнчә, беренче чиратта уҗым культуралары – рапс, арыш һәм бодай җыеп алыначак.
Министрлыкта чәчүлекләрнең торышын яхшы дип бәялиләр. Һава торышы көйсезләнсә дә – майдагы һәм июнь башындагы корылык соңыннан күп явым-төшемнәр белән алышынса да, көчле яңгырлар бөртекле һәм майлы культураларга зыян китермәгән.
«Һава шартлары уңайлы. Үсемлекләрнең вегетация (үсү) чорында яңгырлар һәрвакыт кирәк. Яңгырларның ашлык сыйфатына ничек тәэсир итәчәген әйтү әлегә иртә. Хәзер уҗым культуралары бөртекләре тула. Гомумән алганда, һава торышы культураларның үсүе һәм үсеше өчен уңайлы», – дип билгеләп үттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Яңгырлар аеруча бәрәңге, яшелчә, терлек азыгы һәм җиләк-җимеш культуралары өчен файдалы, чөнки алар мул уңыш нигезе булырга мөмкин, дип белдерделәр ведомствода.
Авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларга яңгырлар тудырган бердәнбер кыенлык – терлек азыгы әзерләү тоткарлану. Шул ук вакытта, кыр эшләренең вакыты артык нык үзгәрмәгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.