Рәдиф Җамалетдинов: «Туган тел өчен горурлык хисен кайтарасы иде»

Рәдиф Җамалетдинов: «Туган тел өчен горурлык хисен кайтарасы иде»

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучылар өчен «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» XVII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Катнашучыларны һәм килгән кунакларны институт директоры Рәдиф Җамалетдинов сәламләде. Ул лингво-мәдәни проблемалар һәм аларның чишелеше турында сөйләде.

Проблемаларга килгәндә, ясалма фәһемнәргә төрек телләрен «хөрмәт итәргә» өйрәтү мөһим, моның өчен IT лингвистлар кирәк. Мәдәни кодны тапшыру шулай ук мөһим урынны алып тора. Хәзер укучылар өйдә рус телендә сөйләшә, туган телләрен түбән дәрәҗәдә беләләр. Туган тел өчен горурлык хисен кайтарасы иде.

Бу проблемаларны чишүнең кайбер юлларын таптык. Яңа уку елыннан «Төрки телле мохиттә ясалма фәһем» магистрлык программасы булдырдык, аны «Татмедиа» белән берлектә эшләячәкбез. Шулай ук, без татар теленең цифрлы этномәдәният сүзлеген булдырдык. Моны «Гомуми тел белеме һәм тюркология» кафедрасы белән чынга ашырдык. Әле сүзлеккә гади сүзләр генә түгел, ә фразеологик берәмлекләр, мәкальләр, татар әдәбиятыннан мисаллар да тупланды. Татар теле белән кызыксынучылар бушка әлеге материалны куллана ала, – диде ул.

Институт директоры конференция катнашучыларга уңышлар теләде.

Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин:

Күтәреләсе проблемалар бөтен халыклар өчен уртак. Кичә Үзбәкстанда катнашкан татар делегациясен күрсәттеләр, бер-берсен аңлап, уртак телгә киләләр. Бу конференцияне оештыручыларга, җитәкчеләргә зур рәхмәт! Монда студентлар күбрәк катнаша, тик алар белән беррәттән укучы балаларыбыз да көч сынаша. Бу аларга киләчәктә фәнни эшләренә нигез булыр, дип ышанып калам, – диде ул.

КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы мөдире Мәдинә Саттарова институт тормышы белән таныштырды. Югары мәктәптә тормышка ашырыла торган белем бирү юнәлешләре турында мәгълүмат бирде.

ТР Милли музеенда Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре доценты Гүзәл Төхвәтова Габдулла Тукай мирасы турында сөйләде. Бөек шагыйрьнең үз дәрәҗәсен белеп, иҗаты өчен акча сорый ала белүен, рекламалар тәрҗемә итүен әйтте, һәм аның турында башка бик күп кызыклы фактларны җиткерде.

Чарада «Рувики» онлайн-энциклопедиясенең хезмәткәре Людмила Цой да бар иде. Ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән башкарылган уртак хезмәте турында мәгълүмат бирде, ә аннары моңа үз өлешен керткән укытучыларга һәм студентларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Конференция ачылышында иҗади номерлар да булды: Алия Мөбәрәкшина кунакларга җыр бүләк итте, студентлар Тукай шигырьләрен татар, башкорт, каракалпак төрек һәм төрекмән телләрендә сөйләде.

«Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» конференциясендә Татарстан Республикасы (Казан, Әтнә, Балтач, Буа, Саба, Спас, Түбән Кама, Мөслим районнары), Мәскәү шәһәре, Архангельск өлкәсе (Северодвинск шәһәре), Приморье крае (Владивосток шәһәре), Казахстан Республикасы (Алматы, Астана, Караганда шәһәрләре), Үзбәкстан Республикасыннан (Ташкент, Бохара, Нукус, Жиззах шәһәрләре) студентлар, аспирантлар, докторантлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Алар офлайн һәм онлайн рәвештә барлыгы 5 секциядә чыгыш ясады..

XVII Халыкара фәнни-гамәли конференция төрки телле дөньяның төрле почмакларыннан килгән галимнәр, укытучылар, яшь тикшеренүчеләр өчен фәнни фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, яңа элемтәләр булдыру мәйданчыгы булды. Чара төрки лингвокультурология өлкәсендәге фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрнең югары дәрәҗәсен күрсәтте, шулай ук яшь буынның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген активлаштыруга, туган телебезнең кыйммәтен аңлауга һәм төрки мәдәниятләр арасындагы багланышларны ныгытуга хезмәт итте.