Апаста юл һәлакәтендә бер бала тән җәрәхәтләре алган

Апаста юл һәлакәтендә бер бала тән җәрәхәтләре алган

Апас эчендә көчле юл һәлакәте булган.

(2 июнь, “Апастово-информ”).

“Көндезге сәгать 3ләр тирәсендә Апасның Ленин урамында, район эчке эшләр бүлегеннән ерак та түгел, юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Ике җиңел машина бәрелеште. Аларның берсе үзәк юлдан килүчегә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, көчле бәрелү барлыкка килде. Әлеге бәхетсезлек очрагында 1 балигъ булмаган бала тән җәрәхәтләре алды. Ул хастаханәгә озатылды. Юлларда сак булыгыз, юл кагыйдәләрен, таләпләрне үтәү мәҗбүри. Юлда үз законың белән йөрүнең нәтиҗәсе күз алдында”, — ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.