Июньнән сентябрьгә кадәрге чорда аерым даталарга Казан – Мәскәү маршруты буенча 205/206 номерлы өстәмә поезд билгеләнде, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.
Казаннан поезд 12, 21 һәм 29 июльдә, 6, 14, 21, 28 һәм 30 августта, 4 һәм 6 сентябрьдә 00.10 сәгатьтә кузгалып китә. Мәскәүгә ул шул ук тәүлекләрдә 16.00 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Россия башкаласыннан состав 13, 22 һәм 30 июльдә, 7, 15, 22, 29 һәм 31 августта, 5 һәм 7 сентябрьдә 1.15 сәгатьтә юлга чыгачак һәм шул ук көнне 14.20 сәгатьтә Казанда булачак.
«Юлда Яшел Үзән, Канаш, Сергач, Арзамас-2, Муром-1 станцияләрендә тукталышлар каралган», – диелә хәбәрдә.
Поезд составында – плацкарт һәм купе вагоннары. Штаб вагонында инвалид пассажир һәм аны озата баручы өчен урын бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.