«Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре белән җайлы гына эшләргә күнеккәнбез, хуҗалыклар ягулык алып торалар, зур запаслар тотмыйлар, әмма ул һәрвакыт булырга тиеш
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аграрийларга ике атналык ягулык запасы булдырырга киңәш итте. "Илдәге вазгыятьне телевизордан барысы да күреп тора. Барлык хуҗалыкларга кимендә ун көнлек, ике атналык ягулык запасы булдырырга тәкъдим итәбез. Әлбәттә, без "Татнефть" һәм "ТАИФ" компанияләре белән җайлы гына эшләргә күнеккәнбез, хуҗалыклар ягулык алып торалар, зур запаслар тотмыйлар, әмма ул һәрвакыт булырга тиеш", – дип белдерде Марат Җәббаров чәчү кампаниясе тәмамлануга багышланган брифингта.
Билгеле булганча, «Татнефть» һәм «ТАИФ» нефть компанияләре республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ел да ярдәм күрсәтәләр – ташламалы ягулык белән тәэмин итәләр. Министр сүзләренә караганда, быел әлеге компанияләр 140 мең тонна ташламалы ягулык бүлеп биргән. Бүгенгә 34 мең тоннага якынын алган.