Владимир Путин: «Дөньяда хәрби-сәяси вазгыять шактый катлауланды»

Дөньяда хәрби-сәяси вазгыять шактый катлауланды, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин БДБ илләренең Иминлек органнары һәм махсус хезмәтләре җитәкчеләре советының 58нче утырышында катнашучыларга мөрәҗәгатендә. Аның сүзләренчә, тотрыксызлыкның яңа учаклары барлыкка килә, шул исәптән БДБ илләре чикләре янында да. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Путин БДБ илләрен тышкы һәм эчке куркынычлардан саклау өчен профильле структураларның мөмкинлекләрен куллану, шулай ук даими рәвештә мәгълүмат алмашу һәм гомуми бурычларны хәл итүгә бердәм алымнар әзерләү зарурлыгын искәртте.

«Бу уңайдан БДБ илләрен потенциаль эчке һәм тышкы куркынычлардан ышанычлы саклау сезнең структураларның аналитик, кадрлар, оператив, техник мөмкинлекләрен мөмкин кадәр күбрәк файдалану, даими рәвештә мәгълүмат алмашу, гомуми бурычларны хәл итүдә бердәм алымнар әзерләү мөһим», — диелә Президент мөрәҗәгатендә.

Шулай ук Россия Президенты билгеләп үткәнчә, утырышта террорчылык, экстремизм һәм трансмилли җинаятьчелеккә каршы тору мәсьәләләре турында фикер алышу бурычы тора.

«Утырыш нәтиҗәләре ил һәм халкыбызның имин, тотрыклы үсешен тәэмин итәр дип ышанам. Сезгә нәтиҗәле эш һәм уңышлар телим», – дип сүзен төгәлләде Путин.