Кичә – 18 майда Татарстан башкаласында 103 ел элек булган температура рекорды яңартылды, дип хәбәр итә Гидрометеоүзәк.
“Казань” метеостанциясендә термометрның терекөмеш баганасы +30,0, “Казань-Аэропорт” +30,1, “Казань-Сокол” метеостанциясендә +30,3 градуска кадәр күтәрелгән.
Казанда 18 май өчен моннан алдагы иң югары һава температурасы 1923 елда (+29,8 градус) теркәлгән булган.
Май башыннан бирле Казанда икенче температура рекорды инде бу. Беренчесе 8 майда куелган.