Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзбәкстан делегациясе Казанга форум чараларында катнашу өчен килде.
Очрашу барышында Үзбәкстан – Татарстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне алга таба ныгыту, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия белән Үзбәкстан арасындагы дустанә элемтәләр кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә.
Татарстан Рәисе шулай ук «КазанФорум» чараларына даими игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Без Үзбәкстан Президентының ярдәмен тоябыз, диде ул, мондый стратегик партнёрлык һәм туганлык мөнәсәбәтләре күп кенә мөһим юнәлешләр буенча актив эшләргә мөмкинлек бирә.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан белән үзара товар әйләнеше үсешендә динамика бар.
Аннары Үзбәкстан территориясендә Татарстан катнашында гамәлгә ашырыла торган кайбер проектлар буенча фикер алыштылар. Бу шул исәптән махсус икътисадый зоналар һәм индустриаль парклар кебек юнәлешләрне үстерү.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов быел апрель аенда Нәвои сәнәгать паркында булды («Иннопром. Үзәк Азия» халыкара күргәзмәсе кысаларында).
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.