ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, быел июль аенда һава температурасы климатик нормадан бераз югарырак көтелә.
Республикада уртача температура якынча +20,4°С, ә Казанда +21,0°С тирәсе булачак. Бу гадәти нормадан якынча 0,5 градуска җылырак дигән сүз.
Явым-төшем дә күпьеллык күрсәткечләргә якын булыр дип фаразлана: республикада — 56 мм, Казанда — 63 мм чамасы.
Кыскасы: июль Татарстанга җылы көннәр, кояшлы һава һәм җәйге кәеф алып киләчәк!