Бүген Мәскәүдә Җиңү көнен бәйрәм итүне бозу омтылышлары булмады, дип хәбәр итте журналистларга Дмитрий Песков.
Аның сүзләренчә, Владимир Путин һәм Дональд Трампның килешү нәтиҗәләре буенча яңа сөйләшүе әлегә планлаштырылмый, ә 11 майдан соң утны туктату режимын озайту турында фикер алышынмады.
Шул ук вакытта Мәскәү Украинадагы низагны җайга салу буенча сөйләшүләр өчен АКШ делегациясен кабул итәргә әзер.