«Казан» гаилә үзәге янында причаллар комплексы төзергә планлаштыралар

«Казан» гаилә үзәге янында елга ярында спорт-туристик комплекс төзергә планлаштыралар.

Бәясе 300 миллион сумга якын булган проект ел саен 600 меңгә кадәр кешене җәлеп итә алачак.

Җилкәнле мәктәптә ярышлар оештырылачак, барлык теләүчеләр инструктор белән йөрү мөмкинлегенә ия булачак. Монда ук көймә станциясе һәм судноларны саклау урыны төзү планлаштырыла.