Татарстан тәҗрибәсе белән халыкара фәнни-гамәли конференциядә бүлешәчәкләр

«Мосты понимания» дип аталган халыкара конференция беренче тапкыр уздырыла. Ул аутизм авыруы темасы тирәсенә фәнни белемнәрне, дәлилле тәҗрибәне һәм Татарстанның бу юнәлештәге алдынгы тәҗрибәсен берләштерәчәк.

Бүген республикада 1260 балага аутизм диагнозы куелган. Аңа каршы дару юк. Ә менә вакытында чарасын күрү киләчәктә баланың тормышын шактый җиңеләйтергә мөмкин. «Мосты понимания» конференциясе аутизм белән авыручы кешеләр, шул даирә белгечләре өчен нәтиҗәле булачак, дип фаразлый белгечләр. Татарстанда дәүләт органнары, коммерцияле булмаган оешмалар, әти-әниләр, берләшеп, аутизм белән дуслашырга, аның белән яшәргә өйрәнергә тырышалар. Бу юнәлештә уңышлы эшчәнлек алып бару өчен ведомствоара хезмәттәшлек булдырылган, дип белдерде журналистлар белән очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Татарстан узган юл бик күпләрне кызыктырган. Җирлек бар – 10 ел дәвамында тупланган тәҗрибәдә хәл ителәсе мәсьәләләр бик күп булса да, ирешелгән нәтиҗәләр халыкара конференция кысасына чыгарырлык инде. Берничәсенә генә тукталыйк. Татарстанда аутист балалар белән эшләүче педагогларны белемнәр, нәтиҗәле методикалар белән баету өчен, укыту-методик үзәге эшли. Аутизмны кечкенә яшьтә үк билгеләр өчен, авыруны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау системасы аерым игътибарга лаек. Аутизм билгеләре никадәр иртәрәк табылып, диагноз никадәр иртәрәк куелса, әти-әни белән дә шулкадәр иртәрәк эшли башларга, уңай нәтиҗәгә ирешергә була, ди «Путь к жизни» инклюзив укыту-методик үзәге» коммерциячел булмаган оешма директоры Светлана Сафиуллина.

«Мосты понимания» фәнни-гамәли конференциясе кунаклары өчен аутизм, психиатрия өлкәсендә иң яхшы спикерлар, экспертлар чыгыш ясаячак. Катнашучылар өчен аеруча кызыклы темаларның берсе нәкъ менә Татарстан тәҗрибәсенә нигезләнгән.