Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Заготзерно бистәсендә яшәүче Равил һәм Гөлчәчәк Хәеровлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булдылар.
Медальне 31 ел дәвамында үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәүче гаиләгә район башлыгы Айрат Җиһаншин тапшырды.
-Тату, тигез гаиләдә батыр уллар үскән. Сезнең гаилә бар кешегә үрнәк һәм районыбызның горурлыгы, — диде район башлыгы.
Олы Бакырчы егете Равил абый Дәвеш кызы Гөлчәчәкне очрата да, шул көнне үк аның гомерлек яры булуын аңлый. Шул вакыттан бирле алар матур, тату гомер итәләр. Үз үрнәкләрендә 2 батыр, тырыш ул үстергәннәр.
Уллары Раил 4 ел дәвамында махсус хәрби операциядә катнашты. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне якынлашкан көннәрдә генә гаилә зур сөенеч кичергән. Аларның уллары Раил махсус хәрби операциядән исән-сау әйләнеп кайткан.
“Тормышны бергә күтәрдек, бергә кордык, һәрвакыт бергә булдык. Уйларыбыз бер булды. Тагын да шулай озын-озак гомер итәргә язсын. Ике улыбыз да армиядә булды. Берсе махсус хәрби операциядә катнашты. Бик күп борчулар, кичерешләр узарга туры килде. Бик авыр вакытларыбыз булды. Улыбыз йөзебезгә тап төшермичә, бик күп Рәхмәт хатлары, медальләр белән кайтты. Язмышыбызга мең рәхмәтле. Ходай сынауларын бирде, җиңәргә дә көчен дә бирде”, — ди Гөлчәчәк Хәерова.
Гаилә тату, нык булсын өчен, бер-береңне аңлап, юл биреп, уртага салып сөйләшеп, хуплап, фикерләшеп яшәргә кирәк. Равил һәм Гөлчәчәк Хәеровлар әнә шундый фикердә.
Каратун авыл җирлеге дә әлеге үрнәк гаиләне тәбрик итеп, сырхауларны җиңеп, киләчәктә дә тигез-матур тормыш теләде.