Федераль салым хезмәте юридик зат адресын күрсәтү тәртибен аңлатты

Россия Федераль салым хезмәте юридик затларны дәүләт теркәвенә куйганда адрес күрсәтү кагыйдәләрен искә төшерде.

Ведомствода белдерүләренчә, гаризадагы мәгълүматлар дәүләт адреслар реестры (ГАР) белән тулысынча туры килергә тиеш.

Салым хезмәтендә аңлатуларынча, адрес гаризада структуралаштырылган рәвештә күрсәтелә. Моның өчен дәүләт адреслар реестрындагы рәсми мәгълүматлар кулланыла.

Шулай ук ведомствода адресны өстәмә рәвештә детальләштерү тәртибенә дә ачыклык керттеләр. Әйтик, офис, бүлмә яки кабинет номерын күрсәтү ГАРда мондый мәгълүмат булган очракта гына мөмкин. Әгәр андый элементлар реестрда юк икән, адресны бары тик бина яки корылма дәрәҗәсенә кадәр генә күрсәтергә кирәк.

Федераль салым хезмәте искәртүенчә, гаризага дәүләт адреслар реестрында булмаган элементларны кертү юридик затны теркәүдән баш тартуга китерергә мөмкин.

Шуның белән бергә, ЕГРЮЛда адресның җентекләп күрсәтелмәве оешманың конкрет бинада эшчәнлек алып баруын чикләми, дип ассызыкладылар ведомствода.

Адресның дәүләт реестрында булу-булмавын Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы «Федераль мәгълүмати адреслы система» сервисы аша тикшерергә мөмкин. Моннан тыш, бизнесны онлайн теркәү сервисын кулланганда, адрес буенча җитмәгән мәгълүматларны җирле үзидарә органнарына юллау мөмкинлеге дә каралган.