13-19 майга йолдызнамә: Юлыгызда очраган кыенлыклар куркытырга мөмкин

13-19 майга йолдызнамә: Юлыгызда очраган кыенлыклар куркытырга мөмкин

Үзегезнең эшлекле активлыгыгызны киметегез һәм күзәтү позициясен алыгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Атна башы киеренке булачак, үз фикерегезне яклап, тирә-юньдәгеләр белән еш бәхәсләшәчәксез. Ләкин вакыт узу белән сез бәхәснең юкка булганын аңларсыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Иҗат, шәхси мөнәсәбәтләр башлау яки спорт казанышлары өчен уңышлы атна. Йолдызлар тулаем сезнең якта, шуңа күрә моннан кулланып калыгыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Хәзер тирә-юньдәгеләрне үз идеяләрегез белән кызыксындыру җиңел булачак. Моннан тыш, күпләр уйлаганнарын тормышка ашыруда ярдәм итәргә ризалашачак.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Мөһим документларны вакытлыча калдырыгыз, бигрәк тә алар югары игътибарлылык һәм төгәллек таләп итсәләр. Көч туплагач, боларга кире әйләнеп кайтарсыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Киләчәктә карьера баскычыннан күтәрелергә ярдәм итәчәк гадәти булмаган танышулар булырга мөмкин. Хәзер хезмәт буенча күтәрелү, хезмәт хакын арттыру яки милек сатып алу ихтималы югары.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Авыр чакларда танышларыгыз һәм дусларыгыз ярдәменә исәп тота аласыз. Моннан файдаланып, үз өстегездән җаваплылык йөген өлешчә төшерегез, яңа казанышлар алдыннан көчегезне туплагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Сез теләсә нинди вак әйберләр өчен дә борчылырга яратасыз. Бу хәтта иң гади эшләр белән дә шөгыльләнергә комачаулый. Киләчәк турында, бигрәк тә гаилә белән ял итү турында уйлау файдалы.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Юлыгызда очраган кыенлыклар куркытырга мөмкин. Вәзгыятьне игътибар белән тикшереп, чыгу юлы ачык һәм бөтенләй катлаулы түгел икәнен аңларсыз.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)

Хәзер эшләрдә һәм сүзләрдә сак булу кирәкмәгән дулкынлануларны булдырмаска ярдәм итәчәк. Күпләргә интуиция дөрес юл күрсәтер. Аны тыңларга күнекмәгән кешеләр йөрәгегезне тыңлагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Күп нәрсә нәкъ менә сез теләгәнчә килеп чыгар. Катлаулы эшләрне ахырына җиткерергә, мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинсез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Үзегезнең эшлекле активлыгыгызны киметегез һәм күзәтү позициясен алыгыз. Йолдызлар булган хәлләргә тыкшынмаска киңәш итә. Сәламәтлегегезгә игътибар итегез, саф һавада вакыт үткәрегез, массажга барыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)

Сөйгән ярыгыз белән бергә сәяхәт, ял планлаштыру өчен яхшы көннәр. Яраткан кешегез сезгә кызыклы тәкъдим ясарга мөмкин. Әйләнә-тирәдәгеләр сезгә карата активрак булачак, шалтыратулар, хәбәрләр күп булачак.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/goroskopp/13-19-maiga-ioldyznama-iulygyzda-ocragan-kyenlyklar-kurkytyrga-momkin