Татарстан Республикасында пилотсыз авиация системалары өлкәсендә сынаулар һәм компетенцияләр фәнни-җитештерү үзәкләре челтәрен булдыру өчен 2 млрд сумнан артык акча юнәлтергә планлаштыралар.
Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Финанслауның гомуми күләме 2 019 216, 2 мең сум тәшкил итәчәк. Шуларның 1 474 027, 8 мең сумы федераль бюджеттан субсидия буларак бүлеп биреләчәк, тагын 545 188, 4 мең сумы Татарстан бюджетыннан биреләчәк.
Акчалар фәнни-җитештерү үзәкләрен җиһазлар белән тәэмин итү чаралары комплексын гамәлгә ашыруга юнәлтеләчәк.
Проект «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектының «Пилотсыз авиация системаларын һәм аларның өлешләрен ясау, стандартлаштыру һәм серияле җитештерү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.