Хезмәттәшебез Юлай Низаев «Татмедиа»ның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Хезмәттәшебез Юлай Низаев «Татмедиа»ның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Хезмәттәшебез Юлай Низаев Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковның Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде.

Юлай Азамат улы «Татмедиа» системасында 5нче ел хезмәт куя. Журналистикага кадәр мәдәният тармагында, китапханә өлкәсендә хезмәт куйган. Татарстан медиатармагында хезмәт юлын «Татмедиа» АҖ филиалы булган «Актаныш-информ» мөхәрриятендә SMM-белгеч, урындагы радиотапшырулар режиссёры-операторы булып башлаган. Параллель рәвештә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында – «Адымнар» полилингваль комплексында өстәмә белем бирүче педагог вазифасын үти. Аннары берникадәр «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында баш белгеч була. Ә 2024нче елның апрель аеннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында һәм «Интертат» электрон басмасында хезмәт куя.

120 еллык журналистлар династиясе дәвамчысы булган Юлай – әлегесе көнне Казан федераль университетының Казан федераль университетындагы Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенең 3нче курс студенты.

Юлай Азамат улын хезмәте лаеклы бәяләнүе чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә җаваплы хезмәтендә, шәхси тормышында тагын да зур уңышларга ирешүен телибез.

  • Юлай Низаев – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Фоторәссамнар берлеге вәкиле. Һөнәри конкурслар һәм фестивальләр лауреаты.