Россиядә кайбер төр табибларны укыту тәртибе үзгәргән

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 67н номерлы боерыгы үз көченә кергән.

Яңа документ нигезендә, югары медицина белеме булган белгечләр косметолог квалификациясен алу өчен кимендә 576 академик сәгатьлек көндезге укыту программасын үтәргә тиеш.

Бу үзгәрешләр косметология өлкәсендә киң таралган кыска вакытлы курслар практикасынан баш тартуны күздә тота. Яңа кагыйдәләр инъекция һәм аппарат процедураларын башкаручы белгечләр өчен бердәм таләпләр кертергә тиеш.

Косметологлар хәзер йөзне чистарту яки пилинг кебек базалы процедураларны гына түгел, ә шулай ук мезотерапия, плазмотерапия, контурлы пластика һәм йомшак тукымалар имплантациясе кебек катлаулырак процедураларны башкарырга тиеш булачак.

Белгечләр фикеренчә, таләпләрне катгыйландыруның төп сәбәпләренең берсе — косметология базарында “соры” секторның киң таралуы. Боерык кабул ителгәнче косметологларны укытуга бердәм федераль таләпләр булмаган.

Яңа тәртип бу өлкәдә хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм пациентлар куркынычсызлыгын арттырырга тиеш.

Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.