Якташыбыз Азалия Шәмгунова иң оста каһвә һәм чәй әзерләүче булып танылган

Якташыбыз Азалия Шәмгунова иң оста каһвә һәм чәй әзерләүче булып танылган

27-29 гыйнвар көннәрендә Яр Чаллы технология техникумында «Профессионаллар» төбәк чемпионатының бер компетенциясе – «Каһвә һәм чәй әзерләү осталыгы» дип исемләнгән бәйге оештырылган.

Анда техникумның икенче курс студенты – чыгышы белән безнең районнан булган Азалия Шәмгунова беренче урын яулаган. Без, җиңүче кызның уңышлары белән кызыксынып, үзе белән әңгәмә кордык.

– Азалия, иң элек шуны әйтеп кит әле: сине Сарман районы белән нәрсә бәйли?

– Әтием Данис – чыгышы белән Колмәт, әнием Гүзәлия – Сарайлы авылларыннан. Колмәттә – Дамир бабам белән Гөлфия әбием, Сарайлыда Розалия әбием гомер итәләр. Хәзерге вакытта без Яр Чаллы шәһәрендә яшибез, мин анда 35 санлы мәктәпне тәмамладым. Авылларга атна саен ялларда кайтырга тырышабыз. Миңа анда бик ошый, чөнки вакытымны бабай-әбиләрем белән үткәрәм, аларга ярдәм итәм.

– Ни өчен нәкъ менә «пешекче-кондитер» белгечлегенә укырга булдың?

– Миңа бу һөнәр бик ошый. Үземнең киләчәгемне дә шунда күрәм. Әлеге һөнәр буенча планнарым да бар, алары әлегә сер булып калсыннар. Үзем турында, «аерым бер ризыкны яратып пешерәм», дип әйтә алмыйм. Шулай да, вакытым булганда, якыннарымны «тәмлүшкә»ләр белән сыйларга тырышам.

– «Каһвә һәм чәй әзерләү осталыгы» бәйгесендә ничек катнашырга булдың соң?

– Аның турында беренче тапкыр узган елны ишеттем. Укытучым тәкьдим иткән иде, кызыксынып, үземне сынап карарга булдым.

Ул вакытта икенче урынны алган идём. Бәйге мине күп нәрсәгә өйрәтте, үзем өчен күп яңалыклар үзләштердем. Шул рәвешле үземне башка төрле һөнәрдә сынап карадым. Бу миңа ошады, һәм мин анда быел да катнашырга булдым. Чемпионат җиңел булмаса да, кызыклы булгач, авырлыгы сизелмәде.

– Ә бәйгенең асылы нәрсәдә иде соң?

– Мондый бәйгеләр бик зур әһәмияткә ия. Алар яшь белгечләрнең һөнәри күнекмәләрен үстерәләр.

Чарада республиканың төрле шәһәрләреннән – Болгардан, Минзәләдән, Чистайдан, Чаллының үзеннән һәм башкалардан яшь осталар катнаштылар. Без күптөрле биремнәр үтәдек: каһвә әзерләү техникасын күрсәттек, аны татып карадык, төрле сортлы чәйләрдән һәм ингредиентлардан үзебез чәй әзерләдек, татар милли чәе ясадык, каһвә машинасы белән эшли белүне күрсәттек, каһвәне матур сурәтләр белән бизәдек.

Өч көн дәвамында барган бәйгегә тәҗрибәле белгечләр бәя бирде. Һәрбер катнашучының осталыгы, иҗадилыгы һәм һөнәри осталыгы исәпкә алынды. Нәтиҗәдә мин җиңүче булып танылдым, хәзер йомгаклау (төбәкара) этапта Татарстан данын якларга әзерләнәм. Ул Кемерово өлкәсендә үтәчәк, датасы әлегә билгеле түгел.

– Афәрин, Азалия. Алга таба да уңыш юлдаш булсын сиңа!

Илназ Сираев