Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сухумга эш сәфәре кысаларында Абхазия Республикасы Президенты Бадра Гунба белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Абхазия Президентына Россия-Абхазия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән элемтәләрне үстерүгә игътибары һәм Сабантуйны Сухумда уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Республика Рәисе Абхазия икътисадының актив үсешен билгеләп үтте: азык-төлек һәм файдалы казылмалар чыгару сәнәгате, авыл хуҗалыгы, төзелеш материалларын җитештерү, туризм һәм шифаханә-курорт өлкәсе үсеш күрсәтә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия белән Абхазия арасындагы мөнәсәбәтләр стратегик партнёрлык рәвешендә. Хөкүмәтара комиссия эшли, сәяси, сәүдә-икътисади, гуманитар һәм мәдәни өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла.
"Татарстан, Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе буларак, Абхазия белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү белән кызыксына. Безнең мөнәсәбәтләрнең күптәнге тарихы бар. Озак вакытлы элемтәләргә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Абхазиянең беренче Президенты Владислав Ардзинба нигез салды. 1994 елда дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамә имзалана. Абхазия делегацияләре даими рәвештә безнең чараларда катнаша, муниципалитетлар арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә", — диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Абхазия белән товар әйләнеше сизелерлек артуы турында хәбәр итте: узган ел нәтиҗәләре буенча ул 14 млн чарасы булды, әмма сәүдә-икътисади элемтәләрнең мөмкинлекләре шактый югары. "Үзара туристлар агымын арттырырга, мәдәният, фән, мәгариф һәм спорт өлкәсендә багланышларны үстерергә кирәк. Безнең университетлар арасында да хезмәттәшлек җайга салынган. Татарстанда Абхазиядән дүрт студент укый, аларның саны артуга шат булачакбыз", — дип өстәде Татарстан Рәисе.
Бадра Гунба билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Абхазия арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр тирән тарихи тамырларга ия һәм үсүен дәвам итә. Ул Татарстанга бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәннәре өчен, аерым алганда, Сухум шәһәренең тарихи яр буен реконструкцияләүдә булышканнары өчен рәхмәт белдерде. Дәүләт башлыгы шулай ук Сухумда Сабантуй бәйрәмен уздыру карары өчен рәхмәт белдерде. "Бу тугандаш абхаз җирендә татар халкының бай традицияләрен мәдәни яктан баету һәм күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек", — дип ассызыклады Абхазия Президенты.
Очрашу азагында Бадра Гунба Рөстәм Миңнехановка республикалар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга, икътисади һәм мәдәни багланышларны үстерүгә керткән зур өлеше, Абхазиягә актив ярдәме өчен II дәрәҗә «Ахьд-Апша» (Намус һәм дан) югары Абхазия орденын тапшырды.
/ТР Рәисе Матбугат хезмәте