Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше комиссиясенең һәм Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы узды. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов, төбәкләр җитәкчеләре катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан кунаклар Россиянең төрле төбәкләрендә җитештерелә торган коммуналь һәм махсуслаштырылган техника күргәзмәсе белән таныштылар.
Үзенең сәламләү сүзендә Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Хөкүмәт һәм төбәкләр алдына торак төзелеше, ТКХ, төзекләндерү буенча стратегик бурычлар куйдды, алар 2030 елга кадәр ирешелергә һәм 2036 елга кадәр дәвам ителергә тиеш. Аларны гамәлгә ашыру гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, торак пунктларны комплекслы яңартуга һәм моның өчен кирәкле инфраструктура булдыруга юнәлдерелгән, шул исәптән берләшкән төбәкләрдә дә.
"Әлеге бурычларга ирешүгә "Яшәү өчен инфраструктура" илкүләм проекты юнәлдерелгән, ул беренче мәртәбә тормыш мохите сыйфатын яхшырту өчен барлык инфраструктураны колачлый: торак, торак-коммуналь хуҗалык, юллар, җәмәгать транспорты, социаль инфраструктура, төзекләндерү, эш урыннары һәм башкалар. 2025 ел әлеге илкүләм проектны гамәлгә ашыруның беренче елы булды. Аның барлык күрсәткечләре дә үтәлде. Бу бик зур эш. Без берничә проекттан яңа комплекслы проектка күчтек, әмма губернаторларның, Хөкүмәтнең, хакимиятнең барлык тармакларының системалы эше нәтиҗәсендә без барлык планлаштырылган күрсәткечләрне дә үти алдык", — дип ассызыклады Россия вице-премьеры.
Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе тарафыннан башкарыла торган зур эшне аерым билгеләп үтте.
Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин торак тапшыру буенча аеруча югары күрсәткечләр күрсәткән кайбер субъектларны билгеләп үтте. Алар арасында Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Ленинград өлкәсе бар.
Рөстәм Миңнеханов төбәкләр исеменнән ил Хөкүмәтенә һәм Россия Төзелеш министрлыгы командасына төзелеш тармагында һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бердәм эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде. "Бүген төзелеш комплексы — илнең икътисадый үсеше драйверларының берсе. Торак, коммуналь инфраструктура һәм пространство үсеше мәсьәләләре ил җитәкчелегенең даими игътибар үзәгендә тора. Узган елның апрелендә ил Президенты катнашында Дәүләт Советы Президиумының тиешле утырышы узды. Моннан тыш, ел дәвамында Россия Хөкүмәте Рәисе белән безнең комиссия алып барган мәсьәләләр буенча берничә стратегик сессия уздырылды. Тармакның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуны дәвам итү, шулай ук әлеге чараларда кабул ителгән карарларның тайпылышсыз үтәлешен тәэмин итү мөһим», — диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов торак белән тәэмин итү мөмкинлеген тәэмин итүне өстенлекле бурыч дип атады. Ул билгеләп үткәнчә, туучылар саны кимү шартларында торак сәясәте төзелеш базарына ярдәм чарасы буларак кына түгел, ә гаилә сәясәте коралы буларак та эшләргә тиеш. "Гаилә ипотекасын яңадан формалаштыруны дәвам итү мөһим дип саныйбыз. Хөкүмәт Рәисе гаилә ипотекасы буенча ставканы балалар саныннан чыгып дифференциацияләү мөмкинлеген карау турында йөкләмә бирде. Моннан тыш, без гаилә ипотекасы лимитларын арттыруны сораган 22 төбәктән дә кара-каршы элемтәдә булдык", — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген күп кенә төбәкләрдә торак бәяләре башкала бәяләре белән тигезләнде, ә лимит элеккечә калды — 6 млн сум. Мондый шартларда гаилә ипотекасы мөстәкыйльлеген югалта, катнаш ипотека программаларының бер өлешенә әверелә.
Мисал өчен, Казанда ике бүлмәле фатирны 16 млн сумга сатып алганда айлык түләү 160 мең сум тәшкил итәчәк. Гаилә ипотекасының 6 млн сумлык агымдагы лимиты кредитның 37 %ын гына каплый. Шул ук вакытта Мәскәү өлкәсендә шундый ук фатир сатып алганда гаилә 68 мең сум түли, ә Ленинград өлкәсендә — 58 мең, чөнки монда гаилә ипотекасының 12 млн сумлык лимиты тулысынча диярлек кредитны каплый. «Торак бәясе югары булган субъектлар өчен гаилә ипотекасы лимитларын башкала төбәкләре белән охшашлыкта арттыру мөмкинлеген карау бик мөһим», — диде Татарстан Рәисе.
Моннан тыш, соңгы 5 елда күп фатирлы йортларда торак төзелешенең үзкыйммәте 3 тапкырдан да күбрәккә арткан. Моңа бәйле рәвештә Татарстан Рәисе төзүчеләрнең чыгымнарын киметү һәм проектларны эшләтеп җибәрүне тизләтү кирәклеген билгеләп үтте.
Торак шартларын яхшыртуда мөһим элементларның берсе — социаль инфраструктураның булуы. Рөстәм Миңнеханов социаль объектлар төзелеше күләмнәрен файдалануга торак тапшыру күрсәткечләре белән синхронлаштырырга тәкъдим итте.
Шулай ук үз чыгышында республика Рәисе торак-коммуналь хуҗалык хезмәт күрсәтүләренең сыйфатын яхшырту, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, индивидуаль торак төзелешенә ярдәм итү һ. б. буенча тәкъдимнәр әйтте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сыйфатлы планлаштыру, модернизацияләү, эш срокларын кыскарту һәм акчаларны нәтиҗәле тоту челтәр хуҗалыгының тулы цифрлы картинасыннан башка мөмкин түгел. 2025 елда Татарстанда гамәлдәге инженерлык челтәрләрен цифрлаштыру буенча проект эшләтеп җибәрделәр. Бүген бу 145 мең км челтәр, узган ел аларның 30 мең км цифрлаштырылган. "Бу эшкә һичшиксез барлык ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның кушылуы мөһим, шул исәптән мәгълүматларны вакыт-вакыт яңарту өчен. Бу алым илдәге барлык коммуналь объектларны һәм челтәрләрне цифрлаштыру буенча бердәм федераль ресурс булдырганда стандарт булырга тиеш", — дип өстәде Татарстан Рәисе.
/ТР Рәисе Матбугат хезмәте